Быел Татар китабы йорты янә җәмәгать киңлекләренә чыкты. Җәй дәвамында Кабан күле буенда әдәбият язмышына багышланган дискуссияләр үтте.
Чараларны Кабан күле программалары кураторы Гүзәл Әхмәтгәрәй, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин һәм Татар китабы йорты резиденты, тәрҗемәче һәм тел активисты Эльза Нәбиуллина оештырды.
Әдәбият турында ачык әңгәмәләрдә язучылар, тәрҗемәчеләр, иҗат әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар, мөхәррирләр, яшь драматурглар, активистлар катнашты. Дискуссияләр узган урында Татар китабы йортының күчмә китапханәсе дә эшләде.
Әңгәмәләр сериясе мөһаҗирлек әдәбияты турында сөйләшүдән башланып китте. Сүз үз теләге белән яки мәҗбүри рәвештә читкә киткән авторлар тарафыннан иҗат ителә торган үзгә әдәбият турында алып барылды.
Дискуссиянең икенчесе милләт анасы образы турында иде. Татар әдәбиятында чын хатын-кыз бармы? Татар әдипләре чын хатын-кызны сурәтли алганмы? Көн кадагына бу һәм башка сораулар куелды.
Дискуссияләрнең өченчесе татарча андеграунд музыкага багышланды. Чарада әлеге музыка өчен язылган сүзләрне заманча шигърияткә кертеп булу-булмавы турында фикер алыштылар. Әңгәмә барышында катнашучылар җыр текстларына мөрәҗәгать итте, аларны тема, форма, эчтәлек ягыннан экспертлар белән тикшерде.
Кабан буенда әдәби дискуссияләрнең ахыргысы татарларда драматургиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында булды. Татар драматургиясенең бүген ни хәлдә булуы, театр һәм әдәбият сәнгатьләренең киселешендә торган әдәби төрдә бүген драматург шәхесе әһәмиятле булу-булмавы турында сөйләштеләр.
Кабан күле буенда әдәби дискуссияләрне оештырырга ярдәм иткәне өчен Казан шәһәренең Парклар һәм скверлар дирекциясенә, «Инде» интернет-журналына һәм Ачык университетка рәхмәтебезне җиткерәбез.
Әдәбият турында дискуссияләр Татар китабы йортында көз көне дә дәвам итәчәк.