Кичә, 15 апрель, Татар китабы йортында Ленар Шәехнең халыкара мөнәсәбәтләр белгече, дипломат Йолдыз Хәлиуллинга багышланган биографик китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Дипломат-галим турында Ленар Шәех әйткәннәрдән:
«Дөньядагы һәр вакыйгага, һәр нәрсәгә үз фикере бар. Бик күп телләрне белүе дә тормышында ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Ул бик эчкерсез кеше. Шул ук вакытта серле дә. Китапны әзерләгән вакытта сораулар туганда үземә дә эзләнергә туры килде. Бер китапны әзерләр өчен бер ай вакыт үтте. Китапның рус вариантын да мин әзерләдем».

Китап Йолдыз Хәлиуллинның туган авылы, балачагы, нәсел-нәсәбеннән башлана. Мәктәптә, университетта белем алуы, хәрби хезмәте һәм дипломатик эшчәнлеге турында бәян ителә. Китапның татарчасы – 300, русчасы 500 данә белән «Ак бүре» нәшриятында чыкты.

Фирүзә Закирҗанова фотолары