Бүген Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) бинасында «Музей экспозициясен төзү методикасы» дип исемләнгән фәнни-методик семинар узды.

Семинар кысаларында Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры Луиза Николай кызы Шарова чыгыш ясады һәм Татар китабы йортының ачылу турында сөйләде, җәйге эш нәтиҗәләре һәм якындагы айга планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатирының фәнни хезмәткәре Гөлназ Рәшит кызы Җиһангирова семинар катнашучыларына музей экспонатларының туплану тарихы һәм тәртибе турында сөйләде.

Казандагы хисаплау техникасы тарихы музееның җитәкчесе Маргарита Шәмсетдин кызы Бадретдинова «Эхо веков. Судьба изобретателя» китабын тәкъдим итте. Әлеге китап Казан басма машина заводына нигез салучы, гарәп графикасында басма машина уйлап тапкан танылган шәхес Әскәр Али улы Шәйх-Алига багышланган.

Семинар азагында кунакларга музей буенча экскурсия тәкъдим ителде.