ДОМ ТАТАРСКОЙ КНИГИ

Подвел итоги Международного флешмоба

«РОДНОЙ ЯЗЫК – ЭТО…»

Флешмоб вызвал широкий общественный резонанс. Участниками стали школьники, студенты, учителя, библиотекари, врачи, преподаватели музыкальных школ, сотрудники полиции, журналисты, мастера пера, имамы, актёры, музыканты, певцы, руководители разных подразделений, министры и пр.

С 14 по 21 февраля более ста человек разместили в своих аккаунтах видеозаписи, посвященные родному языку: свои размышления, стихотворения, отрывки из любимых произведений. Возраст участников – от 3 до 70 лет.

География флешмоба. Участвовали районы Республики Татарстан, регионы России, Турция, Австралия, Арабские Эмираты, США, Европа.

Жюри флешмоба: Рамис Аймет – поэт, заместитель председателя Союза писателей Республики Татарстан, Ландыш Абударова – писатель, ответственный секретарь журнала «Казан утлары», Луиза Шарова (Луиза Янсуар) – директор Музея истории татарской литературы с мемориальной квартирой Ш.Камала (Дом татарской книги). Председатель жюри – известный блогер, народный поэт РТ Роберт Миннуллин.

 

27 февраля в 15.00 в Доме татарской книги собрали авторов самых интересных видеороликов и наградили Благодарственными письмами Дома татарской книги, памятными подарками. Вручение было приурочено памятной дате – дню рождению классика татарской литературы Шарифу Камалу.

 

Были награждены:

  1. Фаляхов Табрис – Казань.
  2. Вакказова Залия – ученица 2 В класса Тюлячинской средней школы.
  3. Нагимова Илюза – ученица Исенбаевской средней школы Агрызского района РТ.
  4. Максимова Гульназ, Максимов Артур, Максимов Азамат – семья, Казань.
  5. Ихсанов Рузиль – Набережные Челны.
  6. Зиатдинова Адиля – ученица 321 школы Кировского района г. Казань.
  7. Татарской центр Эскишехера – Турция
  8. Мухамметшин Марат – сотрудник Центральной библиотеки Тюлячинского района РТ.
  9. Мараков Ислам – ученик 2 В класса Тюлячинской средней школы РТ.
  10. Камбеев Булат – Казань, торговый представитель
  11. Международная школа «Бала-сити» — Казань
  12. Данис Хисматуллин – студент Казанского театрального училища, Казань
  13. Илгиз хазрат Сунгатулла – представитель духовенства, Набережные Челны

 

В пресс-конференции по итогам флешмоба приняли так же участие редактор Татарского книжного издательства, писатель Галимзян Гильманов, представитель Таджикистана, заместитель председателя Молодежной ассамблеи народов Татарстана Амриддин Бахридинович Камолов, представитель греков, руководитель Молодежного крыла греков в Республике Татарстан Илья Спартакович Анастасов, представитель Турции, председатель Молодежного крыла турок в городе Казань Диляра Фикретовна Дамар.

 

В Доме татарской книги всегда рад Вас видеть!

Адрес: ул. Островского, д. 15

 

Телефон для обратной связи: 8 (843) 590-80-67; 8 917 222 60 51 (Зульфия)

ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫ

«Туган тел ул — …»

Халыкара флешмобына нәтиҗә ясады

Флешмоб җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Катнашучылар арасында мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, китапханәчеләр, табиблар, полиция хезмәткәрләре, журналистлар, каләм осталары, дин әһелләре, актёрлар, музыкантлар, җырчылар, төрле оешма җитәкчеләре, министрлар һ.б. да бар иде. 14-21 февральдә 100дән артык кеше үзләренең Инстаграм аккаунтларына, Татар китабы йорты аккаунтына сылтама ясап, видеолар урнаштырды. Катнашучыларның яше: 3-70 аралыгында.

Флешмобның географиясе. Флешмобта казанлылар, Татарстан Республикасы районнары, Россия регионнарында, Төркия, Австралия, Канада, Согуд Гарәбстанында, АКШ да яшәүчеләр катнашты.

Флешмобның казыйлар шурасы: Рәмис Аймәт – шагыйрь, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Ландыш Әбүдәрова – язучы, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, Луиза Шарова (Луиза Янсуар) – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры. Казыйлар шурасы рәисе – танылган блогер, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллин.

 

27 февральдә 15.00 да журналистларны, иң яхшы 10 видеоролик авторын, милли-мәдәни автономия вәкилләрен, «ТУГАН ТЕЛ УЛ — …» Халыкара флешмобына нәтиҗә ясар өчен, Татар китабы йортына матбугат конференциясенә җыйдылар. Җиңүчеләргә Татар китабы йортының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Матбугат конференциясе вакытында иң актив район, мәктәп, китапханәләр һ.б. оешмалар билгеләп үтелде.

Бүләкләү тантанасы татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның туган көненә тәңгәл китереп оештырылган иде.

 

Бүләкләнүчеләр:

  1. Тәбрис Фәлахов – Казан.
  2. Зәлия Вакказова – ТР Теләче урта мәктәбенең 2В сыйныфы укучысы.
  3. Илүзә Нәгыймова – ТР Әгерҗе районы Исәнбәй урта мәктәбе укучысы.
  4. Гөлназ Максимова, Артур Максимов, Азамат Максимов – яшь гаилә, Казан.
  5. Рузил Ихсанов – Яр Чаллы шәһәре «Ихсан» Хәйрия фонды җитәкчесе урынбасары, хәләл никах-туйлар оештыручы һәм алып баручы, Яр Чаллы.
  6. Әдилә Зыятдинова – Казан шәһәре Киров районының 321 нче мәктәп укучысы.
  7. Искешәһәрдәге Татар үзәге вәкилләре – Төркия.
  8. Марат Мөхәммәтшин – ТР Теләче Үзәк китапханәсе хезмәткәре.
  9. Ислам Мараков – ТР Теләче урта мәктәбенең 2В сыйныфы укучысы.
  10. Булат Камбеев – сәүдә вәкиле, Казан.
  11. «Бала-сити» Халыкара мәктәбе һәм аның мөгаллиме, татар яшьләре активисты Гөлфия Габдуллаҗанова – Казан.
  12. Данис Хисмәтуллин – Казан театр училищесы студенты, Казан.
  13. Илгиз хәзрәт Сөнгатулла – дин әһеле, Яр Чаллы.

 

Матбугат конференциясендә Татарстан китап нәшрияты редакторы Галимҗан Гыйльманов, шулай ук Таҗикстан вәкиле, Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе рәисе урынбасары Әмреддин Бәһреддин улы Камолов, Греция вәкиле, ТР халыклары Яшьләр ассамблеясенең грек яшьләре канаты җитәкчесе, Илья Спартак улы Анастасов, Төркия вәкиле, ТР халыклары Яшьләр ассамблеясенең төрек яшьләре канаты җитәкчесе Диләрә Фикрәт кызы Дамар да катнашты.

 

Татар китабы йортында сезгә һәрчак шат булачаклар!

Адрес: Островский урамы, 15нче йорт

 

Элемтә өчен телефон: 8 (843) 590-80-67; 8 917 222 60 51 (Зөлфия)