Выставка «Имля»

Выставка «Имля»

Слово «имля» переводится как «орфография, искусство письма». В контексте выставки в Музее истории татарской литературы с мемориальной квартирой Шарифа Камала имля – это не только правописание, а скорее формы или виды письма. Впрочем, форма письменности напрямую связана с глубокой философией времени. Каждая из письменностей, которой в определенный период истории пользовались татары или их предки, является … Продолжить чтение »
«Идел» журналының яшьләр шурасы җыены

«Идел» журналының яшьләр шурасы җыены

16нчы сентябрь көнне Татар китабы йортында «Идел» журналының яшьләр шурасы белән түгәрәк өстәл узды. Журналны яңарту, заманча формат булдыру турында сөйләштек. Татар матбугатының киләчәге сездән һәм бездән тора. Ә сез «Идел» журналын нинди итеп күрергә теләр идегез икән?
Экскурсиягә чакырабыз

Экскурсиягә чакырабыз

Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) сезне үзенә кунакка чакырып кала. 9:00дан 18:00га кадәр (теләсә кайсы вакытта) без Сезгә экскурсияләр тәкъдим итәбез. Экскурсовод белән төркем өчен экскурсияләр – 200 сум. Экскурсовод белән индивидуаль экскурсияләр (3 кешегә кадәр) – 500 сум. Льготалы категорияләргә – 50 сум. Кем экскурсиягә килергә тели? … Продолжить чтение »
«Гомуми Җәгърәфия»

«Гомуми Җәгърәфия»

Мәдрәсләрдә укытылган «Гомуми җәгърәфия» дәреслеге. Авторы –Рәхмәтуллин Шиһабетдин Габделгазиз улы. Китап 1899 елда Казан Император Университеты типографиясендә басыла. Дәреслектә төсле карталар, темаларга иллюстрацияләр бирелә. Татар лексикасы географик терминнарга баетыла. Илебезнең төрле почмакларында урнашкан шәһәрләрнең Казаннан ничә чакрым ераклыкта урнашуы бәян ителә. Дәреслектә 1897 елгы халык санын алу нәтиҗәләре бирелә.
Зәйнәп Байгильдеева

Зәйнәп Байгильдеева

Шәриф Камал музей-фатирында язучының гаиләсе хакында сөйләүче экспонатлар шактый. Язучының томыш иптәше, гаилә учагын саклап торучы Хәят ханым (ул рәсемдә уртада) бик кунакчыл, ихтибарлы, ягымлы ханым була. Гаиләдә бер кыз – Зәйнәп һәм бер малай Йосыф үсәләр. Шәриф Камалның улы Йосыф 1943 елда Бөек Ватан сугышында вафат була. Зәйнәп Шәрифовнаның тормышы музей эшчәнлеге белән тыгыз … Продолжить чтение »
Татар китабы йорты кибетендә – яңа китап!

Татар китабы йорты кибетендә – яңа китап!

Яңа гына дөнья күргән “Профессор Резеда Ганиева” китабы татар фән дөньясының күренекле шәхесе – Резеда Ганиеваның якты рухына багышлана. Китапка филология фәннәре докторы, профессор Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның (1932-2020) фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләре, библиографиясе, тормыш һәм иҗат юлы турында кыскача белешмәләр, төрле чорларда аның гыйльми эшчәнлеге турында матбугатта басылган язмалар, китап һәм диссертацияләренә бәяләмәләр урнаштырылган. … Продолжить чтение »
Безнең экспонатлар

Безнең экспонатлар

Г.Тукай әсәрләре III том Казан: Яналиф, 1931 ел Төзүчесе: Фатих Сәйфи- Казанлы. 5000 данәдә басылган.
Шәриф Камалның гаиләсе турында

Шәриф Камалның гаиләсе турында

8нче июль Россия күләмендә Гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан без Шәриф Камал шәхесе һәм аның гаиләсе турында сөйләргә телибез. Шәриф Камал музей-фатирында язучының гаиләсе хакында сөйләүче экспонатлар шактый. Язучының тормыш иптәше, гаилә учагын саклап торучы Хәят ханым (ул рәсемдә уртада) бик кунакчыл, игътибарлы, ягымлы ханым була. Гаиләдә бер кыз – Зәйнәп һәм бер … Продолжить чтение »
Бер экспонат тарихы

Бер экспонат тарихы

Татар халкы дөньяның төрле почмакларында яши. Илебездән читтә яшәүче татарлар да безнең экспозиция төзелешенә үз өлешләрен кертәләр. Бельгия татарлары диаспорасы җитәкчесе Лилия Вәлиева үз гаиләләрендә сакланган язу әсбаблары, каләм подставкасын (аскуймасын) бүләк итте. Әлеге әйберләрне ул Шәриф Камал мемориаль фатиры музееның элеккеге директоры, танылган язучы Габдрахман Әпсәләмовның оныгы, шагыйрә Альбина Булат кызы Әпсәләмова белән эшлекле … Продолжить чтение »