Бүген татар язучысы, драматург Афзал Таһировның туган көне.

 

Кем?

Татар язучысы, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Башкортстан АССР ҮБК рәисе, БАССР язучылар берлеге рәисе.

 

Тормыш юлы:

1890 елның 25нче октябрендә Самара губернасы Бөгелмә өязенең (хәзерге Әлмәт районы) Габдрахман авылында туа.

1911-1917 елларда патша армиясендә хезмәт итә.

Октябрь инкыйлабын ул туган авылында каршылый. Волость Советы әгъзасы буларак, баш күтәргән ак чехлар кулына эләгә, Бөгелмә төрмәсенә ябыла.

Төрмәдән качып Оренбургка китә.

1922-1925 елларда Төркистанда яши һәм эшли.

1931-1937 елларда Башкортстан Язучылар Союзы рәисе булып тора.

Белеме:

Казан, «Мәрҗания» мәдрәсәсе

Оренбург, «Хөсәения» мәдрәсәсе

 

Әсәрләре:

«Ашлык фабрикасы», «Машиналар каны», «Солдатлар», «Кызылгвардиячеләр», «Кызылармеецлар» повесть һәм романнары. Әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителә.

 

Үлеме:

1937 елның 16нчы августында кулга алына. 1937 елның 27нче сентябрендә нигезсез репрессияләнә. Мәскәүдә атып үтерелә. 1956 елның 12 маенда аклана.