Татарстан Республикасы Милли музей фондларында педагог-методист Габбас Сәйфуллинның бай коллекциясе саклана.

Ул — татар совет педагогикасына нигез салучы методист, дәреслекләр авторы. Аның белән берлектә М.Корбангалиев, Х.Бәдигов, М.Фазлуллин, Р.Газизов һ.б. белгечләр совет педагогикасының фәнни үсешен тәэмин иткәннәр.

Татарстан Автономиясе турында Декретка кул куелгач, татар теле рус теле кебек үк рәсми статус ала. Татар теленә игътибар арта, шушы елларда фәнни терминология эшләнелә, лексикография үсә. Монда шулай ук татар графикасының гарәп язуыннан латинга, аннан кириллицага күчүне дә истә тотарга кирәк.

Кечкенәдән балаларда үз илең белән горурлану, дәүләтнең алга баруында һәр кешенең өлеше булуы кебек патриотик тәрбия иң алгы яссылыкка чыга. Уку еллары дәверендә мәктәпкә аяк баскан һәр укучы октябрят, пионер, комсомол кебек баскычларны үтә. Биредә идеологиядән башка бала коллективта бердәм эшләү тәҗрибәсе ала, чын тормышка әзерләнә.

Мәдрәсәләрдә укытылган әлифбаларда, уку китапларында баланы гаиләдә тәрбияләү зур урын алып тора. Бала һәм аның әйләнәсе: туганнары, гореф-гадәтләр, бала уйный торган уеннар. Совет чорында исә дини тәрбиядән китү күзәтелә, баланы кечкенәдән җәмгыятьнең бер өлеше итеп тоярга өйрәтәләр.

Элекке әлифбаларда дини бәйрәмнәр чагылыш тапса, бу елларда Ленин, Сталинның туган көннәре, революциядән соң туган бәйрәмнәр билгеләп үтелә.

Габбас Сәйфуллин 1908 елда Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлау белән укыту эшенә керешә: 1917 елгы революциягә кадәр җәдиди мәдрәсәләрдә татар һәм рус телләре укыта. 1910 еллардан алып дәреслекләр һәм методик кулланмалар иҗат итү эшенә керешә. 1912 елда башлангыч мәктәпләрнең беренче сыйныфлары өчен И.Михиев системасы буенча «Татарча рәсемле инша дәресләре» яза. «Кечек лөгать» гарәпчә-татарча сүзлек төзи. «Балалар китапханәсеннән» серияләрендә үзенең тәрҗемә әсәрләрен бастыра.

1919 елдан 1927 елга кадәр Казанда үрнәк тәҗрибә мәктәбенең директоры була. 1927-1929нче еллар аралыгында Көнчыгыш педагогика институтында укый. 1930-1935нче елларда Казан дәүләт университетында һәм педагогия институтында доцент хезмәтен башкара.

1920 еллар ахыры – 1930 нче еллар башында шәһәр һәм авыл мәктәпләре, рус мәктәпләрендә укучы шәһәр балалары һәм өлкәннәр өчен әлифбалар авторы: «Ярыш», «Яшь ударник», «Яңа ил», «Ленин юлы». 1932 елда ул совет властена каршы эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына. 1933 елда аклана һәм укытучылык эшчәнлеген дәвам итә. Бөек Ватан сугышы елларында Казан педагогия училищесында һәм фельдшер-акушерлар мәктәбендә татар һәм рус телләрен укыта. Урта мәктәпләр өчен эшләнгән әлифбасы 1946-1959 нчы еллар аралыгында 13 тапкыр бастырыла.