Габбас Сәйфуллин – укыту эшчәнлегендә алыштыргысыз күрсәтмә әсбаплар авторы. Аның сюжетлы басма плакатлары – Милли музейның кадерле экспонатлары. Фондта саклана торган тупланмалар арасында ватманга кулдан ясалган  плакатлар (рәсемнәр) да бар. Аларда революциягә кадәрге укыту һәм узган гасырның 20-30 нчы еллардагы татар авылы, крестьян тормышлары тасвирланган. Рәсемнәр исемләнмәгән, шунлыктан плакат атамаларын шартлы рәвештә тәкъдим итәбез.

 

Беренче плакат. «Дәрес вакыты»

Рәсемдә математика дәресе бара. Бина кирпечтән салынган, класс бүлмәсе якты, зур. Стенаның бер ягында – дөнья картасы, сәгать, сурәте тонык рәсем эленгән. Алгы якта – Исмәгыйль Гаспринский һәм Габдулла Тукай портретлары. Гаспринский – бөтен төрки дөньяга танылган күренекле мәгърифәтче, «Тәрҗеман» газетасы редакторы, чыгышы белән Кырым татары.

Плакатта репрессия эзләре дә күренә. Вакытлар үтү белән Гаспринский эшчәнлеге тискәре бәяләнелә, ул пантюркизмда гаепләнелә. Габбас Сайфуллин репрессияләнгәч, элеге портрет астындагы язма кырып бетерелгән.

Сыйныф укучылары малайлардан гына тора. Әлеге үзенчәлек тагын бер кат әлеге рәсемдә революциягә кадәр булган укыту процессы тасвирлануына дәлил.

 

Икенче  плакат. «Балалар уйныйлар»

Әлеге рәсемдә үзәктә балаларның таган атынулары сурәтләнгән. Читтәрәк апасы белән энесе такыя үреп утыра. Энесенә бөтиле хәситә кидерелгән.  Берничә малай таяклар белән уйнарга әзерләнә. Алар янына тагын бер малай чабып килә. Еракта кыр капкасы, салам түбәле йортлар күренә.

Кызлар яулыкларын сузып бәйләгәннәр, малайлар түбәтәй кигән. Балаларның барчасы да яланаяктан.

 

Өченче плакат. «Өйдә»

Биредә йортның бер бүлмәсе күрсәтелә. Тәрәзә төбендә гөлләр үсә. Озын такталардан ясалган сәке өстендә кабартылган мендәрләр, кыска тәрәзә челтәре, бүлем тактасына күкеле сәгать эленгән, икенче бүлмә чаршау белән капланган, чатлыкта хуҗаның киеме, икенче элгечтә сөлге эленгән.

Рәсем җанлы. Кечкенә малай бирелеп бии, чатлыкта утырган малай гармунда уйный. Сәкедә утырган әниләре кечкенә баласын кулына алган һәм сокланып биюче малаен күзәтә. Аның янындагы кечкенә энекәше абыйсына бирелеп карап тора.

Рәсемдә гаиләдәге күңелле мизгел сурәтләнгән. Автор биюдәге хәрәкәтне оста тоемлап сурәтли, кешеләрнең йөзләрендә чагылган тойгыларны чагылдыра.

 

Дүртенче плакат. «Колхоз йорты»

Рәсемдә идарә йорты тасвирланган. Коймага белдерүләр эленгән булуы, йортта ишегалды булмау, тәрәзәнең турыдан-туры урамга чыгуы шул хакта сөйли. Мондый йортларга крестьяннар иртән җыелып артель, колхоз эшләре буенча эш (нәрәт) ала торган булганнар. Шулай ук яңалыклар белән уртаклашу, газета уку, фикер алышу урыны да була ул.

 

Әлеге рәсемнәр үткәнебезне хәзерге буынга җиткерүдә кыйммәтле материал булып тора.

 

ТР Милли музее фондларыннан.