Татар халкы дөньяның төрле почмакларында яши. Илебездән читтә яшәүче татарлар да безнең экспозиция төзелешенә үз өлешләрен кертәләр.

Бельгия татарлары диаспорасы җитәкчесе Лилия Вәлиева үз гаиләләрендә сакланган язу әсбаблары, каләм подставкасын (аскуймасын) бүләк итте. Әлеге әйберләрне ул Шәриф Камал мемориаль фатиры музееның элеккеге директоры, танылган язучы Габдрахман Әпсәләмовның оныгы, шагыйрә Альбина Булат кызы Әпсәләмова белән эшлекле очрашу вакытында тапшырды.

Аралар ерак булуга да карамастан, татар диаспорасы белән музейның элемтәләре бар, интернет аша дөньякүләм китап сату-алу эше дә җайга салынган.