Уйнарга, китаплар белән танышырга, виртуаль китап бизәгечендә китап бизәргә мөмкин. Сәгать 10.00 дан кичке 17.00 га кадәр теләсә кайсы вакытта, 100 сумлык керү билеты алып, балалар бүлмәсендә балаларыгыз белән вакыт уздыра аласыз.

Мондагы витриналарда ХХ гасыр башыннан алып бүгенге көнгә кадәр басылып чыккан татар китапларының, әлифбаларының, балалар өчен уеннарның төп нөсхәләре урын алган. Гарәп графикасында, латинициада нәшер ителгән басмалар да саклана бездә.

Июнь аеннан Татар китабы йорты «Гаилә укулары» проектын яңадан башлап җибәрәчәк. Татар әдәбиятының алтын фондына кергән балалар китапларын актерлар белән бергә укыйбыз.

«Мияубикә», «Рөстәм маҗаралары», «Караборынның дусты», «Кирлемән» … ә сез нинди татарча китапларны тыңларга теләр идегез?

Безгә языгыз!

 

Аккаунтлардагы яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

 

#татаркитабыйорты

#музейонлайн

#онлайнмузей