Татар китабы йортында сакланган уникаль экспонатлар арасында Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы нөсхәләре бар. Бу әсәр үз заманында болгар-татар һәм бөтен төрки поэзиянең үсешенә гаҗәеп олы йогынты ясый. Поэма 1212 елда языла һәм 1233 елда яңадан редакцияләп эшкәртелә.

Гадел хөкемдар һәм аның рухи-әхлакый эзләнүләре турындагы Коръән һәм Тәүрат аша яхшы таныш сюжет Идел буе Болгар дәүләте әдибе тарфыннан традицион халыкчан шигъри шәкелгә салып бирелә һәм халыкта зур популярлык казана. Болгар-татар халкы бу әсәрне үзенең рухи-әхлакый яшәешенең нигезе итеп күрә, аның каһарманнарын искиткеч якын итә, поэма символик бер эчтәлек алып, үз тормышы белән яши башлый. Аны гасырлар дәвамында яттан өйрәнәләр, көйләп, телдән-телгә күчереп сөйлиләр.

Текстның оригиналы сакланып калмаган, әмма күпсанлы кулъязмалары бар. Археографик экспедицияләр вакытында «Кыйссаи Йосыф»ның XVIII гасырга караган нөсхәсе табып алына. Нәкъ менә шул кулъязма чыганак – безнең музейның бер бизәге. Сирәк басмалар арасында «Кыйссаи Йосыф»ның 1839 елгы бизәлешле нөсхәсен дә күрергә мөмкин.

Яңа заманда бу әсәр берничә мәртәбә нәшер ителде, ул басмаларны китап сөючеләр Татар китабы йорты китапханәсендә таба ала.

 

#музейонлайн

#онлайнмузей

#татаркитабыйорты

#музейязы2020

#музейнаявесна2020

#тукаймузее

#BERGӘ

#трмиллимузее

#национальныймузейрт