#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез.

Бүген китапханә-медиаүзәк белән таныштырабыз.

Китапханә-медиаүзәктә басма һәм электрон татар китаплары тупланган.

Экспозициядә татар интеллигенциясе һәм руханилары, сәүдәгәрләр һәм эшмәкәрләрнең, мисал өчен, дин белеме галимнәре Ш.Мәрҗани һәм Г.Баруди, сәүдәгәрләр Юнысовлар, Г.Апанаевлар һәм башкаларның шәхси мөһерләре, култамгалары (автографлары) куелган төрле эчтәлекле китаплары урын алган.

Китапханә составына Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Вакыйф Нуруллин, Габдрахамн Әпсәләмов, афзал Шамов һәм башка күпләгән танылган татар язучыларының шәхси китапханәләрендәге тупланмалар кергән.

Хәзерге басмаларның күбесе музейга филология фәне галимнәре Фәрит Хатыйпов, Зөфәр Рәмиев, Рифат Сверигин, Марсель Әхмәтҗанов, шулай ук Казан һәм республика халкы һәм оешмалары тарафыннан бүләк ителгән.

Электрон басмалар укучыларга татар китабы тарихы белән бәйле фәнни хезмәтләр, шулай ук танылган татар язучыларының татар һәм рус телендәге матур әдәбият һәм тарихи әсәрләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Биредә басма китапларны гына түгел, ә татар китабы тарихына багышланган аудио-, видео- һәм фотоматериаллардан тупланган электрон архивны куллану мөмкинлеге дә бар.