Музей фондларында Шәриф Камалның 1942 елда сугышка алынган һәм фронтта һәлак булган улы Йосыфның хатлары саклана.

Аянычлы бер хакыйкать: Йосыфның соңгы хатыннан күренгәнчә, аңа госпитальгә апасы язган хатында әтисе Шәриф Камалның 1942 елда үлүе хакында хәбәр итмәгән. Яралы солатны борчырга теләмәгән, күрәсең. Йосыфның: «Кадерле әни, әти! Һәммәгезгә дә күп, кайнар сагынычлы сәлам… Өйдә барысы да яхшы икәнен белеп чиктән тыш шатландым», — дип язган юллары бар.

Музей архивындагы 2 хатны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Кадерлеләрем әти, әни, Зәйнәп, Ефрем, Эльвира, Валерий.

 

Һәммәгезгә дә кайнар сагынычлы сәлам. Сезнең 14/IX һәм 8/Х язган хатларыгызның килүе миңа дөнья хәтле шатлык китерде. Югыйсә элек язганча озак хәбәр булмавы борчый башлаган иде.

Үзем исән сау-сау, яхшы торам. Шул көннәрдә кышкы киемнәр алдык. Сезнең хатларыгызны алгач та хат яза алмадым, ачуланмагыз, вакыт булмады. Обстоятельныйрак хат язарга тырышырмын. Кечкенә племянникка ифрат чибәр исем тапкансыз, мин үзем дә нәкъ шундыйны бирер идем. Эльвира шикелле матурмы?

Минем сезгә карата теләкләрем: мин кайтканчы әнинең күзе элекке шикелле булсын, бөтенләй лечить итегез. Әти эшкә бик налегать итеп, перетрудиться итә күрмәсен. Барыгызга исән-саулык теләп калып, Йосыф.

30/Х. 42.

 

Кадерле әни, әти, Ефрем, Зәйнәп, Эльвира, Валерий!

Һәммәгезгә дә күп, кайнар сагынычлы сәләм. Туган апам! Синең 6.01.1943 язган хатыңны 13.01. алдым, өйдә барысы да яхшы икәнен белеп чиктән тыш шатландым.

Минем хәлләр яхшы, осколоклар янтыгыма һәм уң аякка тигән иде (сөякләргә зарар килмәгән), хәзер көннән-көн төзәлә барам, аяк өсте йөрим инде. Озак ятмам дип уйлыйм (госпитальдә). Яраланганнан соң (мин шактый кыска гына хатлар язган идем) 18,24, (…) белән бер хатны гына алгансыз икән.

Госпитальдә лечение курсы беткәч, авыр яраланган кешеләргә отпуск бирәләр, мин ул категориягә туры килмим. Димәк, мин биредән – частька… Хушыгыз хәзергә.

Сәлам белән, Йосыф.

21.01.1943.