Мирхәйдәр Фәйзи 1891 елның 1нче ноябрендә Оренбур губернасы Орск өязе Күкшел утарында туа. Бу авыл миллионер Хөсәеновларның утары дип санала. Әдипнең әтисе – Мостафа шунда управляющий булып эшләгән, «мишәр Мостафа» кушаматы йөрткән. Әнисе Зәйнәп бик укымышлы хатын булган.

1905 елдан «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. Кечкенәдән сәламәтлеккә туймаган Мирхәйдәр ике елдан укуын ташларга мәҗбүр була һәм Күкшел утарына кайтып китә. Монда ул кулына төшкән китаплар укып белемен күтәрә.

1912, 1913 елларда шигырьләрдән генә торган ике китап та бастыра. Шул ук елларда Орскидагы драмтүгәрәк өчен «Яшьләр алдатмыйлар» исемле беренче пьесасын иҗат итә.

1913 елда «Кызганыч» һәм «Тәкъдирнең шаяруы» исемле ике пьеса яза. Пьесаларының икесен дә яшьләр мәхәббәтенә багышлый. Әдип гомеренең соңгы көненә кадәр иҗат итә, ләкин драматург буларак «Галиябану» драмасын язгач кына дан казана.

Мирхәйдәр Фәйзи 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.

Мирхәйдәр Фәйзи кечкенәдән йөрәк авыруыннан, соңрак үпкә туберкулезыннан интегә. Драматург 1928 елның 9нчы июлендә Башкортстан Республикасының Баймак шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә.