#музейонлайн

Тукай премиясенә номинантлар белән таныштыруны дәвам итәбез.

 

Шагыйрә Флера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллина 1931 елның 6 сентябрендә Татарстанның Азнакай районы Әсәй авылында туа.

Аңа бала чактан ятимлекнең бөтен ачысын-төчесен татырга һәм бик яшьли физик хезмәт белән танышырга туры килә: җиденче сыйныфны тәмамлауга, ул колхоз фермасында терлек карый, ә уналты яшеннән Кемерово якларына китеп, шахтада эшли, Ом–Том тимер юлын салыша, аннан соң өч ел Украинаның Донбасс төбәгендәге «Калиновка» шахтасында откатчица булып хезмәт итә.

1952 елда гаиләсе белән Татарстанга кайтып, 1970 елга кадәр Лениногорск районы Карабаш эшчеләр бистәсе ательесында тегүчелек эшендә була, бер үк вакытта, төп хезмәт вазыйфасыннан аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый.

1970–1979 елларда гаиләсе белән янәдән читтә – Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә яши һәм эшли. Казанга гаиләсе белән бары 1980 елда гына кайтып төпләнә.

Әдәби иҗат эше белән яшьтән үк кызыксына.

Матбугат мәйданында чагыштырмача соң – узган гасырның алтмышынчы елларында гына күренә башлый.

Беренче шигырьләре 1963 елда район газетасында басыла. Карабашта яшәгән елларында ул, еш кына Әлмәткә килеп, андагы танылган язучылар – Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Гариф Ахунов, Гамил Афзал, Шамил Бикчурин һ.б. белән таныша, якыннан аралаша. Әдәби-иҗат берләшмәләренә йөри.

Тора-бара аның шигырьләре республика газета-журналларында даими басыла, зур-зур шигырь бәйләмнәре «Беренче карлыгачлар» (1968), «Кешеләр һәм чәчәкләр» (1968), «Юл башы» (1972) кебек күмәк җыентыкларга урнаштырыла, ә 1974 елда Татарстан китап нәшриятында Шәйхи Маннур кереш сүзе белән беренче мөстәкыйль җыентыгы – «Чишмә юлы» дөнья күрә.

Флера Гыйззәтуллина – поэзиягә зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән шагыйрә. 1980 елдан ул СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Флера Гыйззәтуллина Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә «Яну дәверләрендә» һәм «Башкаемда – дөнья исәпләре» китаплары өчен тәкъдим ителә.

#татаркитабыйорты

#музейонлайн