Татар китабы йорты музее китапханәсендә ТР Милли музее фондында саклана торган уникаль китаплар бик күп. Бөек Ватан сугышы белән бәйле сирәк басмалар аерым бер кадер-хөрмәт белән саклана. Совет сугышчыларының батырлыкларын, халыкның тылдагы тормышын тасвирлаган әсәрләр, документаль, фәнни-популяр басмалар, сугыш кырында ятып калган сугышчыларыбызның якты истәлеген чагылдырган күп томлы Хәтер китабы һ.б.

Бүген без сезне Ленинградта 1943 елда Оборона Халык Комиссариатының Хәрби нәшриятында басылган «Ленин шәһәре өчен сугышларда татарлар» китабы белән таныштырабыз. Әлеге китапта Татарстаннан килгән татар сугышчыларының батырлыклары, дисциплиналы, кыю, әмерләрне төгәл үтәүләре белән аерылып торулары бәян ителә.

Капитан Ф.Фәйзуллинның кереш мәкаләсендә татар халкы белән рус халкының илне саклауда бердәм булып 1558-1582 нче еллардагы Ливон сугышында, 1914-1918 нче еллардагы немец империалистларына каршы сугышларда, бигрәк тә тарихка «Брусилов прорывы» дип кергән операциядә катнашулары турында искә алына. Инде менә 1941 елдан фашист илбасарларына каршы каты сугышлар бара….

Бөек Ленин шәһәренең данлыклы сакчылары – барлык милләтләрдән булган героик сугышчылар, командирлар арасында татар халкының йөзләрчә турылыклы уллары дошманга каршы сугышларда үзләренең батырлыклары белән дан алдылар. Немец-фашистларга каршы үлем бәрелешендә татарлар руслар белән, грузиннар, казахлар, украиналылар белән бергә кулга-кул тотынып, Советлар Союзы халыкларының бөек дуслыгының җимерелмәс көче белән дошманны җиңәрләр дип ышаныч белдерә. Китапта танкистлар Камил Акчурин, Галим Хәмидуллин, разведчик Сәмигулла Шәрифуллин, снайпер Заһит Рәхмәтуллин һәм башкаларның батырлыклары тасвирлана.