Мәдрәсләрдә укытылган «Гомуми җәгърәфия» дәреслеге. Авторы –Рәхмәтуллин Шиһабетдин Габделгазиз улы.

Китап 1899 елда Казан Император Университеты типографиясендә басыла.

Дәреслектә төсле карталар, темаларга иллюстрацияләр бирелә. Татар лексикасы географик терминнарга баетыла. Илебезнең төрле почмакларында урнашкан шәһәрләрнең Казаннан ничә чакрым ераклыкта урнашуы бәян ителә. Дәреслектә 1897 елгы халык санын алу нәтиҗәләре бирелә.