25нче октябрь кичендә «Гыйлем» берләшмәсенең татарча фәнни лецияләр мәйданчыгы – «Хәлбуки» яңа сезонын башлап җибәрде. Казан федераль университетының Юридик факультеты студенты, «Гыйлем» активисты Илназ Баһаутдинов тыңлаучыларны Бөек француз революциясе вакыйгалары белән таныштырды.

Быел «Хәлбуки» үз эшен Татар китабы йортында дәвам итә. Ул тыңлаучыларын алдагы атналарда да фәннең төрле өлкәләренә караган лекцияләр белән сөендерәчәк.

Илназ Баһаутдинов: «Татар китабы йортында үткән лекторийлар, чыннан да, өй атмосферасында узган сыман. Бүлмәләр якты, ачык төстә, кирәкле җиһазлар бар. Кунаклар үзләрен иркенрәк хис итәләр, лектор белән сөйләшеп тыңлыйлар».