#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез.

Бүген Татар китабы йорты урнашкан бинаның тарихы белән таныштырабыз.

 

Музей XIX гасырда төзелгән ике катлы сәүдәгәр бинасында урнашкан. Төрле елларда биредә атаклы Казан сәүдәгәрләре хуҗа булып тора: Т.С.Санин, М.И.Подуруева, И.Д.Иванов, И.И.Журавлев.

1908 елда, соңгы сәүдәгәр вакытында, бинаның фасады белән интерьерлары Көнбатыш барокко стилендә яңартып эшләнә. Әлеге бай интерьерлы бина гасыр башындагы открыткаларда да сакланып калган.

1917 елда, революция шаукымыннан соң, йорттагы бүлмәләрне фатирлар итеп яки төрле оешмаларга бүлмәләр итеп бүләләр.

Бу йорттан татар интеллигенциясе вәкилләренә һәм «Пишмаш» заводы, Җирле промышленность министры хезмәткәрләренә коммуналь фатирлар тапшырыла.

Шәриф Камал гаиләсе белән өч бүлмәдән торган фатирда 1928-1942 нче елларда яши.