#музейонлайн

Тукай премиясенә номинантлар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Язучы, публицист, әдәбият галиме Лирон Хәмидуллин быелгы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә номинантларның берсе.

Татар әдәбиятын өйрәнүгә, үстерүгә керткән олы хезмәте өчен тәкъдим ителде ул бу мәртәбәле бүләккә.
Лирон Хәмидуллин – Татар китабы йортының даими спикеры, кунагы.
Аның хезмәтләре белән безнең китапханәдә танышып була.
Ә бүген без сезнең Лирон Хәмидуллин шәхесен һәм иҗатын ни дәрәҗәдә белүегезне тикшереп карыйбыз.

КЕМ УЛ ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН?
(Әдәби викторина)

1. Ул кайда туган?
а) Арчада; б) Ульян өлкәсендә; в) Орск шәһәрендә; г) Оренбургта

2. Мәктәпне тәмамлагач, кая укырга кергән?
а) Казан дәүләт университетына; б) Казан театр училищесына; в) Актүбә тимерьюлчылар техникумына; г) Арча педагогия училещысына

3. Казанга килгәнче, кем булып эшләмәгән?
а) укытучы; б) тимер юл участогы бригадиры; в) партия комитеты секретаре; г) комбайнчы

4. Беренче дөнья күргән язмалары кайсы жанрда була?
а) шигырьләр, поэма; б) хәбәр, очерк; в) кыска повесть; г) памфлет, эпиграмма

5. Беренче мөстәкыйль китабы ничек дип атала?
а) «Урал эшчеләре»; б) «Дала иртәсе»; в) «Кайнар хисләр»; г) «Юлда»

6. Аның беренче китапларына зур бәя биргән тәнкыйтьчеләр:
а) Хәсән Сарьян; б) Азат Әхмәдуллин; в) Фәрваз Миңнуллин; г) Дания Заһидуллина

7. 1967-2005 нче елларда Лирон Хәмидуллин башкармаган вазыйфа?
а) СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры; б) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөхәррире; в) ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында фәнни хезмәткәр; г) М.Горький исемендәге Әдәбият институтында мөгаллим

8. Ул кайсы әсәрне татар теленә тәрҗемә итми?
а) Ә.Әлимҗановның «Күкшел таулар итәгендә», «Отрар хатирәсе» (казакъ теленнән); б) А.Конанбаевның «Хикмәтле сүз» (казакъ теленнән); в) Ә.Мохтарның «Чинар» (үзбәк теленнән); г) В.Быковның «Һәйкәл» әсәрләрен (барысын да тәрҗемә итә)

9. ХХ йөз башы әдипләреннән кемнең иҗатын тирәнтен өйрәнми?
а) Габдулла Тукай; б) Дәрдемәнд; в) Гыйффәт туташ; г) Мирхәйдәр Фәйзи

10. Лирон Хәмидуллин кайсы китаплары өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә?
а) «Офыктагы рәшәләр»; б) «Ак төннәр хәтере»; в) «Дәрдемәнд»; г) «Буранлы төндә»

#музейонлайн
#онлайнмузей
#экспозиция
#татаркитабыйортыонлайн