Милли музей фондларында саклана торган фронт хатлары арасыннан Гыйлемхан Лотфуллинның хатларын тәкъдим итәбез. Алар 1945 елның 16 маеннан 1945 елның 6 сентябре аралыгында язылган. Хатларда шактый гына җыр-бәетләр дә бар. Хатлар гарәп хәрефләре белән графит каләм – карандаш белән язылган, бик таушалган, буялган, бозылган урыннары күп. Шунлыктан укылмый калган өлешләре дә бар.

 

Бу хатларны музейга Гыйлемханның улы Мәсгуть Лотфуллин тапшырды. Хатларда Гыйлемхан Лофуллинның бик күп туганнары, авылдашлары, танышларының исемнәре телгә алына. Әгәр бу кешеләрне белүче, хәтерләүче кешеләр булып, безгә хәбәр итсәләр, без бик шат булыр идек.

 

Хатлар кыскартып бирелде.

6 сентябрь 1945 ел …Мәгълүм итәм, кайту турында килсәк, безгә мәгълүм түгел. Шул вакытта кайтабыз дип әйткән кеше юк, исән булсак бер кайтырбыз, Аллаһ бирсә. Мәгълүм итәм, ашау-эчүләр яхшы һәм йоклау алары җитә, кич сәгать 11 дә ятабыз иртән 7 сәгатьтә торабыз, өйләгә кадәр занятия… сәгать өйләдән соң 2 сәгать барлыгы 8 сәгать занятиядә булабыз.

Шуның белән тәмам итәм барчагызга һәм 4 балага миннән сагынычлы кайнар сәлам язам. Ярый хуш сау булыгыз хәзергә менә бүген 3 хат салам әбигә, Миңлемөхәммәт абыйларга һәм сезгә.

Берәр җыр язам:

  1. Ай Сабира, беләсеңме, безнең балалар байтак,

башларыңнан эшләр китәр, исән булып без кайтсак.

  1. Якын күргән син иптәшем, авыр тормыш сезләрдә,

атна саен бер генә хат салыгызла безләргә.

  1. Язган хатлар озак бара, илт әле әй карлыгач,

ялгыз башларым моңлана сез янымда булмагач.

  1. Фәрига апа, яз әле син, кемнәр кайтты өеңә, …… үскән илдә торгангамы беләсем лә бик килә.
  2. Хакта күрергә язармы Илдар, Илсур улымны,

күз алдыма китереп куям сезнең белән булуны.

  1. Гирман япун илләрен безнең гаскәр алды бит,

Авыр юллар үттем, җаныем, инде син дә сабыр ит.

  1. Сабыр итәм мин үзем, кайта алабыз көзен,

туган сеңлем Мәйсәрәнең күрә алмадым йөзен.

  1. Ходай шулай язган икән, күрә алмадым туганны,

Хат язганда язарсыз илдә ниләр булганны…

 

Фотолар музей фондларыннан алынды

#татаркитабыйорты

#музейонлайн

#онлайнмузей

#миллимузей

#аларбеләнгорурланам