#музейонлайн

«Китап» атамасы изге Коръән китабы дигәнне белдерә.

Мөселманнар буларак, татарлар, Китап дигәндә, иң беренче нәүбәттә, Коръәнне күздә тотканнар. Коръән сүзе, ягъни «китап сүзе», халкыбыз өчен иң газиз һәм мәртәбәле дәлил буларак кабул ителгән. Гыйлемгә, укуга, китапка сак мөнәсәбәт һәм тирән хөрмәт халкыбыз рухының нигезенә салынган. Татар халкының милли хасиятләре, ислам тәгълиматы белән бербөтенгә үрелеп, Китап ярдәмендә милләтебезне иманлы һәм динле, мәгълүматлы һәм мәгърифәтле иткән.

Татар китабы йорты экспозициясендә Коръәннәргә аерым мәртәбәле урын бирелгән.

 

Книжное слово, для татарского народа всегда было священным и авторитетным. Татары, будучи мусульманами, под Книгой прежде всего понимали Коран, так как у мусульман слово «книга» было тождественно Священному Корану. Уважение и почитание науки, образования, Книги было заложено в самом исламе. Как видно из истории, татары испокон веков были верны изречению «Быть образованным – обязанность каждого мусульманина».

В экспозиции Дома татарской книги Коранам уделено особое внимание.