#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез

Татар китабы йорты белән театрның тыгыз, күркәм бәйләнешләре барлыкка килде. Һәм без моңа бик тә сөенәбез. Кайчандыр гасыр башы драматургиясенә саллы өлеш керткән һәм үз заманының иң күренекле театр әһелләре белән иҗади дуслыкта яшәгән Шәриф Камал эргәсендә бүген Казанның әйдәп баручы театрлары яңадан очраша, үзара иҗади дуслыкта – тандемда яши.

1 июньдә Татар китабы йорты «Матур туганда» дип аталган иммерсив экскурсия белән ачылып киткән иде. Аны К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссеры Резеда Гарипова куйды. Анда Тинчурин театры һәм Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары катнашты.

Озак та үтмәде, Татар китабы йортында «Казан кичләре» дигән уен форматындагы кичәләр циклы оешып китте. Аның башында торучылар – Камал театры артистлары: Фәнис Җиһанша, Миләүшә Шәйхетдинова, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Ләйсән Фәйзуллина, Сәлимә Әминева, Илдус Габдрахманов, Гөлназ Хәсәнова. Бу кичәләр татар һәм рус театрларында эшләүче күренекле актерларны, шулай ук җырчылар, музыкантлар, композиторлар, шагыйрьләр, язучылар, гомумән, татар сәнгатенә битараф булмаган һәркемне бергә туплады.

Татар китабы йорты чын мәгънәсендә рухи берләшү, үзара аралашу, энергия алмашу мәйданына әверелде.

Шәриф Камал чорындагы традицияләрне дәвам итеп, әлеге иҗат җепләрен киләчәктә тагын да ныгытырга – яңадан-яңа проектлар булдырырга телибез.

Татар китабы йорты һәм театр дуслыгын әлегә бу фотолардан күзәтә торыгыз!

«Яктылыкка, нурга…», димәк ки Матурлык тудыруга илтә торган Халыкара театр көне котлы булсын!