Шәриф Камал музее – республикадагы татар язучысына багышланган беренче музей. Аны булдыру турындагы карар авыр сугыш вакытында – 1944 елда кабул ителә, рәсми рәвештә ул үзенең ишекләрен 1950 елда ачып җибәрә.

Музей татар әдәбиятының классигы Шәриф Камал яшәгән кечкенә генә фатирда урнашкан. Фатирны музей итәр өчен дәүләт карамагына язучының үлеменнән соң кызы Зәйнәп Байгильдиева (1910-2002) тапшыра. Ул үзе үк музейның беренче фәнни хезмәткәре була: Шәриф Камалның архивларын берәмтекләп җыя, сакланып калган әйберләр һәм кулъязмалар исемлеген төзи.