#музейонлайн рубрикасы дәвам итә.

Бүген китап турында сөйләшербез.

 

УНВАН (гарәпчә – исем, башисем) – әсәр башында яисә беренче бүлек башында урнашкан бизәк.

Ул кайчакта китап битенең 3/1 өлешенә кадәр тәшкил иткән.

 

Унван төшерү традициясе барлык мөселман халыкларында да була. Бу – «оҗмахны сагыну» идея-мотивының символик чагылышы.

 

Унванның нигезен тәшкил иткән «Бисмиллаһир-рахмани-рәхим» («Рәхимле һәм мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән») дигән каллиграфик һәм сәнгати сурәт әүвәл рухани эчтәлекле була. Соңрак ул, сәнгати элемент буларак, рухани эчтәлекле булмаган әсәрләрдә дә киң таралыш таба.

 

Татар китапларында унван бизәге өчен үсемлек бизәге яисә геометрик фигуралар кулланылган. Басма китапларда, иллюстрация сәнгате үсеш алганнан соң, унваннар акрынлап кулланылмый башлый.

 

#татаркитабыйорты

#домтатарскойкниги

#китаптурында

#нәшрият