Фатих Кәрим Бөек Ватан сугышына киткәнче, репрессияләнеп, төрмәләр, лагерьлар тормышын кичеп, күп михнәт чигеп өенә әйләнеп кайткан була. Иреккә чыккач, ул кичекмәстән сугышка китәргә омтыла. Хатыны Кадриянең көндәлек язмалары арасында шундый юллар бар:
«1941 елның 28 декабрендә Фатихка повестка килде. Ул военкоматка китте һәм шул көнне үк армиягә чакырып алынды…»

Фронтка китәр алдыннан шагыйрь каләмдәш дуслары белән хушлаша:
«1942 ел. Гыйнварның беренче көннәре. Урамда җелеккә үтәрлек салкын. Матбугат йортының тәрәзләре бозланып каткан… Шул көннәрнең берсендә Фатих Кәрим килеп керә. Өстендә яңа шинель, башында кызыл йолдыз чигелгән башлык, аягында итекләр, билен каеш белән һәйбәтләп буган. Бу яңа төс-кыяфәт аңа бик тә килешеп тора. Керә-керешкә:
— Дусларым, мин, ниһаять, сугышка китәм! – ди ул.
Барыбыз да кулын кысып котлыйбыз…»

Фатих Кәрим яңа формалашып килгән 436нчы укчы дивизиясенә эләгә. Шул елның февралендә фронтка да китә. Сугышта узган 3 ел эчендә Фатих Кәрим бик күп иҗат итә. Ялга тукталган араларда берөзлексез яза. Окопларда кәгазьне автомат прикладына куеп, итеген салып, аның кунычын алдына салып, «өстәл» ясап…
Язганнарын туган иленә җибәреп тора, алар газета-журналларда басыла.

1942 елның җәендә ул Казанга кайтып төшә. Госпитальдә дәвалана. Шагыйрь бу арада инде поэмалар багажын күзгә күренерлек итеп тулыландырган була: апрель-май айларында «Гөлсем», «Идел егете» языла, 1942 елның 27 мае датасы белән «Кыңгыраулы яшел гармун» тамгаланган, июльдә ул «Пионерка Гөлчәчәккә хат» әсәрен язып төгәлли, августта – «Тирән күл»не.

1942 елның 24 ноябрендә ул, хәрби журналистлар рәтенә эләгер өчен, рапорт яза. Әмма уңышка ирешми. Бәлки, аның үткәндә лагерьда булуы да үз ролен уйнагандыр. Фатих Кәримгә Сталин премиясе бирелсен өчен тырышулары да шулай ук уңышсыз булып чыга. Бу хакта хатынының хатыннан билгеле: «Бүген Язучылар союзында Шамов белән очрашып сөйләштем. Ул синең иҗатыңа булган карашларын җиткерде. Алар сине Таҗи ага һәм Муса Җәлил белән бер рәткә куя…»

Сугышта Фатих Кәримгә һәрчак алгы сызыкта көрәшергә туры килә. 1945 елда – аеруча. Саперлар взводын җитәкләп, ул яудагы батырлыклары өчен бүләкләргә дә тәкъдим ителә. Әмма аларны үзе исәндә аңа тапшырмыйлар.

Шагыйрь 1945 елның 19 февралендә 13:00 сәгатьтә дошман снайперы пулясы астында һәлак була. Аның взводы сугышчылары яраткан командирлары өчен фашистлардан үч алырга ант итә һәм көрәшкә бар көченә томырыла. Солдатлар аны ярата торган була. Ул һәрберсенең хәленә керә: өйләреннән хатлар киләме, үзләрен ничек хис итәләр, — барысын да белешеп тора.
Кече лейтенант Кәримовка, үлеменнән соң, «1 нче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены» һәм «Кызыл йолдыз» орденнары тапшырыла. Шагыйрь туганнар каберлегендә җирләнә. Сугышчан дуслары, аның туган илендә танылган һәм дәрәҗәле шагыйрь булуын исәпкә алып, шинеле белән кирза итекләрен салдырып, Казанга юллый. Алар – ТР Милли музееның кыйммәтле экспонатлары.

#татаркитабыйорты
#музейонлайн
#онлайнмузей
#миллимузей