БАЛАЛАР ӨЧЕН ПЛАКАТЛАР

БАЛАЛАР ӨЧЕН ПЛАКАТЛАР

Габбас Сәйфуллин – укыту эшчәнлегендә алыштыргысыз күрсәтмә әсбаплар авторы. Аның сюжетлы басма плакатлары – Милли музейның кадерле экспонатлары. Фондта саклана торган тупланмалар арасында ватманга кулдан ясалган  плакатлар (рәсемнәр) да бар. Аларда революциягә кадәрге укыту һәм узган гасырның 20-30 нчы еллардагы татар авылы, крестьян тормышлары тасвирланган. Рәсемнәр исемләнмәгән, шунлыктан плакат атамаларын шартлы рәвештә тәкъдим итәбез.   … Продолжить чтение »
БАЛА ТӘРБИЯСЕ: ТАТАР ӘЛИФБАЛАРЫ

БАЛА ТӘРБИЯСЕ: ТАТАР ӘЛИФБАЛАРЫ

Татарстан Республикасы Милли музей фондларында педагог-методист Габбас Сәйфуллинның бай коллекциясе саклана. Ул - татар совет педагогикасына нигез салучы методист, дәреслекләр авторы. Аның белән берлектә М.Корбангалиев, Х.Бәдигов, М.Фазлуллин, Р.Газизов һ.б. белгечләр совет педагогикасының фәнни үсешен тәэмин иткәннәр. Татарстан Автономиясе турында Декретка кул куелгач, татар теле рус теле кебек үк рәсми статус ала. Татар теленә игътибар арта, … Продолжить чтение »
Хәрефләр тарихы

Хәрефләр тарихы

Татарстан милли музее фондларында татар теленең төрле дәверләрдә үзгәрешләр кичергән язу үрнәкләрен саклана. 1990 елларда, язу, алфавитны үзгәртү хакында бәхәсләр башланган дәвердә, музей фондларына К.З.Шамазов эшләгән искиткеч гүзәл хәреф үрнәкләре тапшырыла. Гарәп, латин, кирилица нигезендә ясалган бу хәрефләр, татар бизәкләре белән баетылып, чын мәгънәсендә, сәнгать үрнәге буларак башкарылгын. Аларның берничәсен Сез музей экспозициясендә экскурсия вакытында … Продолжить чтение »
БЕЗНЕҢ БАЛАЛАР БҮЛМӘСЕНДӘ…

БЕЗНЕҢ БАЛАЛАР БҮЛМӘСЕНДӘ…

Уйнарга, китаплар белән танышырга, виртуаль китап бизәгечендә китап бизәргә мөмкин. Сәгать 10.00 дан кичке 17.00 га кадәр теләсә кайсы вакытта, 100 сумлык керү билеты алып, балалар бүлмәсендә балаларыгыз белән вакыт уздыра аласыз. Мондагы витриналарда ХХ гасыр башыннан алып бүгенге көнгә кадәр басылып чыккан татар китапларының, әлифбаларының, балалар өчен уеннарның төп нөсхәләре урын алган. Гарәп графикасында, … Продолжить чтение »
ЗИННӘТЛЕ ФУТЛЯРЛАР

ЗИННӘТЛЕ ФУТЛЯРЛАР

Коръән – төрки-мөселман дөньясының иң изге китабы. Асылда, безнең мәдәнияттә «китап» төшенчәсе, иң беренче чиратта, Коръән белән бәйләп күзаллана. Татар китабы йортындагы «Иң мәшһүр китаплар» экспозициясендә Коръәнгә аерым урын бирелгән. Бездә шулай ук Коръән китабын һәм башка борынгы китапларны зыян килүдән саклый торган тышлыклар, китап савытлары, футлярлар да бар. Алар зиннәтле ташлар куеп, сырлап бизәлгән. … Продолжить чтение »
«НИҺАЯТЬ, СУГЫШКА КИТӘМ!..»

«НИҺАЯТЬ, СУГЫШКА КИТӘМ!..»

Фатих Кәрим Бөек Ватан сугышына киткәнче, репрессияләнеп, төрмәләр, лагерьлар тормышын кичеп, күп михнәт чигеп өенә әйләнеп кайткан була. Иреккә чыккач, ул кичекмәстән сугышка китәргә омтыла. Хатыны Кадриянең көндәлек язмалары арасында шундый юллар бар: «1941 елның 28 декабрендә Фатихка повестка килде. Ул военкоматка китте һәм шул көнне үк армиягә чакырып алынды...» Фронтка китәр алдыннан шагыйрь каләмдәш … Продолжить чтение »
«ХАТ ЯЗГАНДА ЯЗАРСЫЗ ИЛДӘ НИЛӘР БУЛГАННЫ…»

«ХАТ ЯЗГАНДА ЯЗАРСЫЗ ИЛДӘ НИЛӘР БУЛГАННЫ…»

Милли музей фондларында саклана торган фронт хатлары арасыннан Гыйлемхан Лотфуллинның хатларын тәкъдим итәбез. Алар 1945 елның 16 маеннан 1945 елның 6 сентябре аралыгында язылган. Хатларда шактый гына җыр-бәетләр дә бар. Хатлар гарәп хәрефләре белән графит каләм – карандаш белән язылган, бик таушалган, буялган, бозылган урыннары күп. Шунлыктан укылмый калган өлешләре дә бар.   Бу хатларны … Продолжить чтение »
ФОНДТАГЫ КАДЕРЛЕ КИТАПЛАР

ФОНДТАГЫ КАДЕРЛЕ КИТАПЛАР

Татар китабы йорты музее китапханәсендә ТР Милли музее фондында саклана торган уникаль китаплар бик күп. Бөек Ватан сугышы белән бәйле сирәк басмалар аерым бер кадер-хөрмәт белән саклана. Совет сугышчыларының батырлыкларын, халыкның тылдагы тормышын тасвирлаган әсәрләр, документаль, фәнни-популяр басмалар, сугыш кырында ятып калган сугышчыларыбызның якты истәлеген чагылдырган күп томлы Хәтер китабы һ.б. Бүген без сезне Ленинградта … Продолжить чтение »
Тарих

Тарих

Берлин. 1945 елның 30 апреле. Җирле вакыт буенча сәгать 22:40. Өлкән сержант Гази Заһитов һәм сержант Михаил Минин Рейхстаг өстендә Кызыл байрак – Җиңү байрагын күтәрәләр. «Алда Гия Заһитов йөгерә, ул үзе белән фонарь алырга онытмаган. Фонарь белән ярым җимерек баскыч буенча юлны яктыртып бара. Баскычка чыгучы барлык коридорларга да без гранаталар томырдык, автомат белән … Продолжить чтение »