Репрессия корбаннарын искә алу көне

30нчы октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.

Кайбер галимнәрнең раславы буенча, 1917 елдан башлап илдә урнашкан тоталитар режим шартларында репрессияләнгән кешеләрнең гомуми саны 30-40 миллионга җитә.

Иң беренче чиратта, алдынгы карашлы, иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә мөһим роль уйнаган кешеләр кулга алыналар. 1937-1938 еллардагы олуг террор миллионлаган корбан китерә.

Татарстан Язучылар берлеге дә нәкъ менә шушы елларда иң зур югалтуларга дучар була. 1934 елда СССР Язучылар берлеге төзелә. Татарстаннан әгъза яки әгъзалыкка кандидат итеп 30 татар язучысы рәсмиләштерелә. 10 әдип НКВД тырнаклары астында һәлак була.

Язучылар берлегендә теге яки бу сәбәп белән әгъза булып тормаган, әмма иҗатлары, исемнәре белән халыкка танылган башка репрессияләнгән каләм әһелләрен дә кушсак, әлеге сан берничә дистәгә җитә

 

Репрессия корбаннарының кайберләре:

Галимҗан Ибраһимов

Кәрим Тинчурин

Фатих Кәрим

Гомәр Толымбай

Хәсән Туфан

Сәлахетдин Атнагулов

Ләбиб Гыйльми

Сәгыйть Сүнчәләй

Мирсәй Әмир

Аяз Гыйләҗев

Мәхмүт Галәү

Газиз Иделле

Ярлы Кәрим

Ибраһим Салахов

Гурий Тавлин

Кави Нәҗми

Садри Җәләл

Фәтхи Бурнаш һ.б.