12 нче март

Татар китабы йорты «RUNA: БОРЫНГЫ ТӨРКИ ЯЗМАЧЫЛЫК» курсына язылырга чакыра. Курс 12 мартта башлана һәм 3 ай дәвам итә. Профессор Фәнүзә Нуриева алып бара.

 

Курс теорияне һәм практиканы үз эченә алган 12 дәрестән тора.

Бер дәреснең бәясе – 200 сум.

Өч айлык курсның бәясе – 2000 сум (2400 сум урынына).

Ике кешелек курсны сатып алган очракта, бер кешегә курсның бәясе – 1800 сум.

 

Теоретик курста өйрәнәбез:

  • Борынгы төрки дәүләтләр, аларның язмышы нинди булган?
  • Борынгы төркиләр нинди язу төрләрен кулланган?
  • Төрки рун язулы истәлекләрне кемнәр тапкан һәм өйрәнгән?
  • «Серле язулар»ны уку ысулына ничек төшенгәннәр?
  • Рун әлифбасының тел үзенчәлекләре һәм дөнья тарихында тоткан урыны нинди?
  • Идел буенда аларның кайсылары саклана?

 

Гамәли дәресләрдә өйрәнәбез:

  • Руннарны танырга һәм язарга;
  • Рун язулы текстларны укырга;
  • Борынгы чыганакларны үзлектән кулланырга.

 

Күлтәгин язмасы, Тонъюкук истәлеге, Моюн-Чура, Кули-Чура язмалары, Идел буенда табылган рун язулы истәлекләр мисалында.

 

Алдан язылу өчен телефон: 89196302843 (Айгөл)