Бүген композитор, актриса, җырчы Сара Садыйкованың туган көне. Сара Садыйкова турындагы истәлекләр белән танышыйк.

«Мин дә имею право!»

Заманында композитор Сара апа белән шагыйрь Мәхмүт абый Хөсәен, филармония автобусына утырып, авылларга гастрольгә чыгып китәләр.

Башта тату гына йөри болар, тик берничә көннән низаг чыга. Сәбәбе шул: Мәхмүт абыйның алама бер гадәте бар икән. алгы эскәмиягә утыра да аякларын автобус ишеге янындагы тимер култыксага күтәреп куя. Шулай ял иттерә, янәсе. Ә Сара апа автобуска кергәндә әлеге култыксага тотынып менә.

– Нинди гадәтсезлек бу, Мәхмүт? Нишләп аякларыңны теләсә кая сузасың? – дип тузына Сара апа.

Ә Мәхмүт Хөсәен көлә генә:

– Мин – фронтовик шагыйрь, нишләргә дә имею право!

– Мин дә ветеран композитор, аңа калса!.. – ди Сара апа. – Мин дә сине тәртипкә чакырырга имею право

Беркөнне юлга чыгар алдыннан карасалар, автобус ишеге янындагы култыкса юкка чыккан. «Кая киткән бу җайлы нәмәрсә?» – дип аптырыйлар.

– Аны мин алып куйдым, – ди шофер егет.

– Нишләп алдың? Кем кушты сиңа? – диләр Сара апа белән Мәхмүт абый беравыздан.

Шофер мыек астыннан гына елмая да болай ди:

– Сезнең праволарыгыз булган кебек, минем дә право бар…