Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Милли музее Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә яңа бәйге игълан итә. Оештыручылар 14—35 яшьтәге авторлардан проза әсәрләре, тәрҗемәләр һәм комикслар көтә. Гаризаларны 2024 елның 10 декабренә кадәр җибәрергә кирәк. Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырыла.
Шәриф Камал үз чорының яшь язучылары өчен әдәбият аксакалы дип саналган һәм күпләргә әдәби иҗатка фатиха биргән. Аның исемен йөрткән премия дә иҗат мәйданына килүче яшьләрне барлау һәм үстерү өчен гамәлгә куелды. Премия 2020 елдан бирле тапшырыла. 4 ел эчендә аның 11 лауреаты – өметле яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр ачыкланды.
Татарстан Мәдәният министрлыгы карары белән, быел премиянең юнәлешләре арттырылды. Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгы хөрмәтенә «Замандаш. Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр прозасы» номинациясе өстәлде, ә Галиәсгар Камалның 145 еллыгы уңаеннан «Замандаш. Галиәсгар Камал. Комикслар» юнәлеше кертелде. Гадәттәгечә, татар телендә язылган яңа проза әсәрләре һәм Шәриф Камал иҗатын тәрҗемә итү номинацияләре дә гамәлдә.
Сүз уңаеннан, тәрҗемә — премиянең аеруча кызыклы юнәлеше. Оештыручылар ел саен Шәриф Камалның бер хикәясен сайлап, тәрҗемәчеләргә тәкъдим итә. Быел язучының «Әүвәл-әүвәл заманда» хикәясен инглиз, гарәп яки төрек телләренә тәрҗемә итәргә мөмкин. Хикәянең тексты бәйге сайтында урнаштырылды (yort.tatar/story)
Комикс номинациясе исә бу бәйге өчен яңа юнәлеш. Ул Шәриф Камалның замандашы һәм иҗатташы Галиәсгар Камал хөрмәтенә аталган. Бу очраклы хәл түгел, чөнки ул, күпләргә драматург буларак кына таныш булса да, заманында татар журналларында чыккан карикатуралары, «комикслары» һәм каллиграфия үрнәкләре белән дә данлыклы. Бәйгегә җибәреләсе комикслар әдәби әсәрләр һәм әкиятләрнең адаптациясе рәвешендә дә иҗат ителергә мөмкин.
Нәкый Исәнбәт хөрмәтенә аталган номинациягә балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен махсус иҗат ителгән проза әсәрләре кабул ителә. Бу юнәлештә татар фольклоры мирасын да истә тотып язылган әсәрләргә аерым игътибар биреләчәк.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны премиянең махсус сайтыннан (https://yort.tatar/award) белергә мөмкин.
Катнашучыларның гаризалары һәм әсәрләрен Татар китабы йортында kamalpremiyese@yandex.ru электрон почтасы аша кабул итәләр. Эшләрне 2024 елның 10 декабренә кадәр тапшырырга кирәк. Җиңүчеләр 2025 елның февралендә игълан ителәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 590-80-67, электрон почта: kamalpremiyese@yandex.ru