8нче июль Россия күләмендә Гаилә көне буларак билгеләп үтелә.

Бәйрәм уңаеннан без Шәриф Камал шәхесе һәм аның гаиләсе турында сөйләргә телибез.

Шәриф Камал музей-фатирында язучының гаиләсе хакында сөйләүче экспонатлар шактый. Язучының тормыш иптәше, гаилә учагын саклап торучы Хәят ханым (ул рәсемдә уртада) бик кунакчыл, игътибарлы, ягымлы ханым була.

Гаиләдә бер кыз – Зәйнәп һәм бер малай – Йосыф үсәләр. Зәйнәп Шәрифовнаның тормышы музей эшчәнлеге белән тыгыз бәйле. Фотода ул Милли музейның әдәбият бүлеге хезмәткәре булып эшләгәндә сурәтләнгән. Шәриф Камалның улы Йосыф 1943 елда Бөек Ватан сугышында вафат була.

Фотода: уңнан сулга таба (утырып торалар) Шәриф Камал, Хәят Фәхретдин кызы – Ш.Камалның хатыны, Һәҗар Гыйматдин кызы – Ш.Камалның абыйсының кызы, басып торучылар – Ш.Камалның улы Йосыф, Шәриф Хөсәенов – Һәҗарның ире, Шәкүр Габдулла улы – Ш.Камалның энесенең улы.

Шәриф Камал фатирының кунак бүлмәсе сурәтләнгән.