#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез

Шәриф Камал иҗатында драматургия зур урын алып тора. Аның драма жанрында әсәрләр язуы бигрәк тә Октябрь революциясеннән соң активлаша.

Үзе бу турыда менә ничек язып калдырган:

«Октябрьдән соң матур әдәбият һәм драматургия өлкәсендә эшләргә минем өчен чиксез шатлыклы иҗат мөмкинлекләре ачылды…»

1915 елда ул татар театры сәхнәсеннән озак еллар төшмәгән, классик әсәр саналган «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясен иҗат итә. Юныс хаҗи образы аша әсәрдә татар буржуазиясенең мораль кимчелекләре сатирик рәвештә фаш ителә. Әсәр искиткеч юмор белән сугарылган, кабатланмас образлар галереясеннән гыйбарәт.

1930 елда Шәриф Камал «Козгыннар оясында» хикәясе мотивлары буенча «Козгыннар оясында» дигән драмасын яза. Капитализм шартларында эшчеләрнең газаплы тормышын реалистик образлар аша гәүдәләндерергә омтыла язучы биредә. Драманың геройлары – 1905 елгы революция якынлашып килгән шартларда яшәүче татар шахтерлары.

«Таулар» пьесасы белән (1932 ел) Шәриф Камал производство тематикасына күчә. Әсәрдә Татарстанның иң карт предприятиеләренең берсе – Бондюг заводы эшчеләренең язмышлары сурәтләнә. Шушы ук теманы драматург 1934 елда язган «Томан арты» пьесасында да дәвам итә.

Шәриф Камалның әсәрләре язылуга ук куела, Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән бара. Моны раслаучы афишалар да сакланып калган. Алар безнең музейда саклана.

 

#музейонлайн

#музейфондларыннан