Шәриф Камалның чын исем-фамилиясе — Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев; рәсми документларда ул һәрвакыт тугандагы фамилиясе белән атала, балалары-оныклары да Байгилдиевләр булып кала.

1884 елның 27 февралендә туа, әмма кайбер документларда туган көне март ае дип бирелгәнгә күрә, кайбер оешмалар һәм хәтта төбәкләр аны март ахырында искә ала.

Ул хәзерге Мордовиягә кергән Татар Пешләсе авылында Камалетдин мулла гаиләсендә туып үсә; 15 ел Оренбургта яши, гомеренең соңгы 17 елын Казанда үткәрә.

Әтисе Камалетдин абый аны мулла итәргә тели. Улының муллалыктан баш тартуы атасының ачуын китерә. Шуның аркасында Шәриф җәйге каникул вакытларында туган авылына кайтмыйча, бер-бер җирдә эшләргә мәҗбүр була.

Төркиядә белем алу мөмкинлеге турында ишетеп, 1900 елда Төркиягә китә. Ләкин аның уку йортларына кереп укырлык та, хәтта тамак туйдырырлык та акчасы булмый. Бераздан соң кәгазьләр күчерү эше таба һәм шул эштән ачлы-туклы яшәрлек акча юнәтә.

Украина шахталарында, Каспий диңгезендәге балык промыселларында эшли.

Иң беренче татар газетасы «Нур»ның беренче саннарында Шәриф Камалның шигырьләре басыла. Соңыннан ул шигырьләр беркайчан да кабатлап бастырылмый, җыентыкларга да кертелми.

Шәриф Камал 1942 елның 22 декабрендә Казанда үзенең фатирында вафат була, ә ике елдан соң РСФСР Совнаркомы карары белән фатир музейга әверелә. Бу – татар язучысына багышлап ачылган беренче музей.