#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез

Бүген экспонатлар белән белән танышабыз.

Юл сәгатьләре диңгез, тимер юл һәм авиация сәгатьләре белән беррәттән махсус приборларга керә. Алар вибрация, температураның даими рәвештә «уйнавына», дымлылык, тузан тәэсиренә бирешмәскә тиеш.

Мондый сәгатьләр һәрвакыт төгәл механизмнары белән дан тоткан, алар иң яхшы сәгать осталары тарафыннан ясалган.

Ш.Камалның юл сәгатен аңа 1940 елның 22нче мартында (язучының юбилей кичәсе вакытында) РСФСРның һәм Татарстан АССРның халык артисты, актёр, Казан Зур драма театры режиссеры Григорий Павлович Ардаров бүләк итә. Котлау сүзләрендә: «Бу сәгать кичке җидене күрсәткәндә, без сезне һәрвакыт театрда көтеп калабыз», — ди актёр.

Ш. Камал вафатыннан соң, сәгать истәлек буларак, аның туганнан туганына тапшырыла. Ә 1980 елда музейга бүләк ителә.

 

#татаркитабыйорты

#шәрифкамал

#экспонат

#экспонатлар