Берлин. 1945 елның 30 апреле. Җирле вакыт буенча сәгать 22:40. Өлкән сержант Гази Заһитов һәм сержант Михаил Минин Рейхстаг өстендә Кызыл байрак – Җиңү байрагын күтәрәләр.
«Алда Гия Заһитов йөгерә, ул үзе белән фонарь алырга онытмаган. Фонарь белән ярым җимерек баскыч буенча юлны яктыртып бара. Баскычка чыгучы барлык коридорларга да без гранаталар томырдык, автомат белән тикшереп чыга бардык…
Чардакка менәр алдыннан, бара-барышлый, мин байрак «сабына» дип стенадагы метр ярымлы юка торбаны каерып алдым.
Иркен чардакка җиткәч, без проблемага юлыктык: түбәгә ничек чыгарга. Һәм тагын Заһитов коткарды: фонаре белән яктыртып, йөк чыгырын һәм каядыр югарыга күтәрелә торган ике калын чылбырны күреп алды. Әлеге чылбырның буыннары буйлап, тавыш тәрәзәләре аша без бинаның көнбатыш фронтоны түбәсенә чыктык. Һәм шунда, чак кына күренеп торган башня янында, Заһитов белән мин Кызыл байракны беркетә башладык.
Кинәт кенә түбәдә шартлаган снарядның утлы шәүләсе фонында Лисименко безнең көндез үк билгеләп куйган ориентирны – бронза скульптура төркемен: бронза атны һәм башында таҗы булган зур гына хатын-кыз фигурасын күреп алды. Барыбыз да, иң яхшысы шунда беркетү, дигән карарга килдек.
Егетләр мине снаряд һәм миналар шартлавыннан селкенеп торган бронза ат койрыгы өстенә утырттылар, һәм мин байракны бронза хатын таҗына беркеттем…
Вакытны билгеләп куйдык: 22 сәгать 40 минут иде…»