#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез.

Бүген «Татар балалар китабы дөньясы» экспозициясе белән таныштырабыз.

Интерактив экспозиция-китапханәдә балалар өчен төрле елларда басылган, эчтәлекләре аларга кызыклы һәм аңлаешлы булган китаплар тәкъдим ителә.

Мавыктыргыч уеннар һәм викториналар китап бизәү, рәсем ясау сәнгате белән таныштыра.

Витриналарда китапларның төп нөсхәләре урын алган: «Балалар әдәбияты» сериясеннән Габдулла Тукай шигырьләре һәм әкиятләре, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Галимҗан Ибраһимов, Җәвад Тәрҗеманов хикәяләре. Габдулла Тукайның «Мияубикә» һәм Кави Нәҗминең «Алмаз абый» дип аталган кечкенә китапчыклары 1941-1945 еллар аралыгында – Бөек Ватан сугышы вакытында басылган.

Татар әлифбасы – күп буын татар балалары туган телләрендә укырга һәм язарга өйрәнгән дәреслек. Экспозициядә урын алган берсе – 1912 елда дөнья күргән «Бүләк» исемле төсле әлифба.

1939 елда кириллицада басылган иң беренче әлифбаның авторы – М.Х. Корбангалиев. Аның белән янәшәдә – 1950-1960 нчы елларда басылган, бизәү эшендә танылган графика рәссамнары Б.Әлминов, А.Кульбак, И.Язынин һәм башкалар катнашкан Г.Г.Сайфуллин «Әлифба»сы.

+0

Без бүгенге татар балалар китапларын, хәзерге гаджетларны кулланып, гадәти битләрне «терелтә» һәм яңа белемнәр, тәэсирләр ала торган итәргә омтылабыз. Өстәвенә, алар 3D-уеннардан гыйбарәт интерактив форматлы чынбарлык белән тулыландырылган төсле бизәкләргә ия.

Интерактив экранда һәр бала үз куллары белән әкиятләргә рәсемнәр ясый ала. Балалар буккроссингы исә китапларны башкалар да укый алсын, яңа һәм файдалы белемнәр белән танышсын өчен уңай. Бу китапларга «икенче гомер» бирә.

#татаркитабыйорты
#домтатарскойкниги
#музейонлайн
#онлайнмузей