Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Язучылар берлеге әгъзасы Фәрит Хатипов үзенең фәнни китапханәсен Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) китапханәсенә тапшырды.

Аның татар филологиясе, методикасы, тарихы, матур әдәбиятын колачлаган бай китапханәсендә рус, башкорт, чуваш, якут һ.б. халык телләрендә нәшер ителгән китаплар да бар.

Фәрит Хатипов озак еллар Казан Дәүләт университетындагы  диссертация яклау советы әгъзасы вазифаларын башкарды.

Ул үзенең фәнни эшчәнлегенең әлеге юнәлешен чагылдырган авторефератларның бай тупланмасын да бүләк итте.

Музейга килгән һәркем китаплардан файдалана алачак.

Уку залына керү бушлай.