#музейонлайн сәхифәсен дәвам итәбез

Бүген экспонатлар белән белән танышабыз.

Татар язучысы Шәриф Камалның портеты

Автор: Якупов Х.Г.

Казан, 1949 ел

Ш.Камалның музей экспозициясендә урын алган әлеге портрет Совет татар һәм Россия рәссамы, педагог, Россия Сәнгать академиясе академигы, СССРның халык рәссамы, тарихи һәм жанр картиналары, портретлар, пейзажлар авторы Харис Габдрахман улы Якупов тарафыннан 1949 елда, язучының 65 еллыгына багышлап, эшләнгән.

Язучы рәсемдә үзенең эш кабинетында кәнәфидә сурәтләнгән, бер кулында – китап, икенчесендә – каләм. Кулларын тезләренә салган.

Икенче планда китаплар, кулъязмалар, кара приборлары, предметлар куелган язу өстәле урашкан. Алар бүгенге көнгә кадәр музей экспозициясендә саклана. Картинага карап, язучының бу йортта, үз кабинетында, эш өстәле артында булуын чын-чынлап күз алдына китерергә була.