BERGӘ акциясе кысаларында бүген ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ белән багланышлар турында сөйлибез.

Татар китабы йортын әзерләгәндә, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Миңнуллина музей хезмәткәрләре белән даими элемтәдә торды.

Нәшрият музейга узган гасырның 50-80 нче елларына караган китап иллюстрацияләре макетларын бүләк итте.

Ул елларда китап макетлары кулдан эшләнгән. Бу эштә аеручы техник редакторлар һәм рәссамнар җаваплы булган. «Миллиметрына кадәр төгәллек белән типографиягә җибәрә идек», — дип искә алалар нәшриятта гомер буена эшләгән Әнисә Трофимова белән Вера Галкина. Татар китабы йортының ачылышында Вера Галкина килеп мастер-класс та биреп китте.

Хәзерге вакытта Татарстан китап нәшриятының бердәм, тату ветераннар коллективы бар. Алар музей белән экспозиция төзүнең беренче көннәреннән башлап хезмәттәшлек итте. Болар – редакторлар Люция Гыйззәтуллина, Сания Сибгатуллина, җыючы-машинист Розалия Арсланова, хисапчы Әминә Гыйззәтуллина һ.б.

Алар китап басу, нәшерлек эшчәнлегенең эчке «кухнясын» ачты, кызыклы истәлекләр белән уртаклашты, күп еллар дәвамында тупланган фотолар, дипломнар, орден-медальләр белән бүлеште.

Татарстан китап нәшрияты узган лаеклы юл белән бәйле тарихи экспонатлар безнең экспозициябездә дә кадерле урынын алды.

Шулай ук Татар китабы йорты Китап кибетенең бай ассортиментын да башлыча Татарстан китап нәшрияты тәэмин итә.

 

#музейонлайн

#онлайнмузей

#татаркитабыйорты

#музейязы2020

#музейнаявесна2020

#тукаймузее

#BERGӘ

#трмиллимузее

#национальныймузейрт