Бүген прозаик һәм шагыйрь, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Рафаэль Сибатның туган көне!

Рафаэль Сибат (чын исеме — Рафаэль Шәйхуҗа улы Хуҗин) 1946 елның 28нче октябрендә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Түбән Шөн авылында туа.

Рафаэль Сибат дистәгә якын һөнәр иясе:

  • мөгаллим, мәктәп директоры,
  • театр администраторы,
  • тулай торакта тәрбияче,
  • театр режиссёры,
  • көрәшче һәм тренер,
  • мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе,
  • журналист.

Рафаэль Сибатның әдәби язмалары 1966 елдан басыла башлый.

Бүгенге көндә аның 9 романы, 21 повесте, 12 поэмасы, дистәләрчә хикәяләре, йөзләгән шигырьләре билгеле.

Рафаэль Сибат «Ялгызак» исемле китабы, күренекле язучыларга багышланган эсселары, иҗади портретлары һәм публицистик язмалары өчен, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Рафаэль Сибат 2003 елның 23нче августында Түбән Шөндә кинәт вафат була.