«Познаньда бик әйбәт госпиталь бар иде. Комиссары үзебезнең Казан кешесе, медперсоналдан да татарлар бар. Кутуйны шушы иптәшләр кулына калдырып, редакция алгарак китте. Кире Познаньга барганда Кутуй янына кердем. Ул инде госпитальдән чыккан, өйдә. Бик беткән. Тукайның үләр алдыннан Клячкин шифаханәсендә төшкән соңгы рәсеменә охшап калган. Юка одеал астында беләк буе гына булып ята. Хуҗа хатыны алдына йомыркалар, пирожкилар куйган. Ләкин бу берсен дә ашамый икән.
Икенче көнне госпитальгә озатканнар. Кайсы госпитальгә? Белүче юк. Сораша торгач, әллә ни ерак түгел бер немец шәһәрендә ятуын белеп алдык. Гариф белән (Гариф Галиев) икәү юлга чыктык, госпитальне барып таптык. Анда аны «дәвалану өчен тылга озатылган» диделәр.
– Нинди стадия?
– Ачык процесс.
Андый авыру белән кешеләр гомер буе яши. Кутуй терелмәс дигән уйны башка да китермәдек. Берлинда көтмәгәндә аңардан открытка алдык. Юлдан җибәргән. «Поезд мине тылга алып китеп бара, ләкин мин әле кире борылып кайтырмын, Берлинны алуда катнашырмын», – дип яза. Күптән язган, открытка кайдадыр адашып йөргән. Кутуйның үз кулы белән язган бу открыткасына куандык: димәк, кайтып, инде Казанны «алганда» очрашырбыз.
Кинәт хат: «Кутуй госпитальдә үлде…» Гариф Галиев, тиз генә җыенып, ул вафат булган госпитальне эзли китте. Польша җирендә, Лодзь шәһәрендә булып чыкты (Гадел Кутуй чынлыкта Згеж шәһәрендәге госпитальдә вафат була. – Авт.). Госпитальдәге татар кызлары: «Кутуй абый безнең кулда үлде», – дигәннәр.
Ул гел алда булырга тырышты һәм гел алда булды да…»
Язучы Ибраһим Гази истәлекләреннән.
«Ул шәхес буларак бик күркәм кеше иде. Юк‑бар нәрсәгә тавыш куптаруны, ваклануны, кешене хаксызга кимсетүне һич кенә дә күтәрә алмый. Кутуйның кешеләрне яратуына, аларны эчке бер җылылыгы белән әсир итә алуына таң калырлык. Кая гына бармасын, кем белән генә сөйләшмәсен, һәркайчан үз эзен калдыра иде…»
Фронтовик дусты, язучы Гариф Галиев истәлекләреннән.
«Иптәшләр мине үтә оптимист диләр. Мин: «Казанга кайткач, алай итәм дә болай итәм», – дип гел сөйләнеп утырам. Алар минем «кайтам» дип өзеп әйтүемә гаҗәпләнәләр, «быел кайтам» диюемә шаккаталар. Сагыну, өйгә омтылу шулкадәр көчле ки, кайберәүләр ул кайту көннәренең тууына да ышанмыйлар инде. Ә мин ышанам, өйгә кайтып керәсемне беләм һәм шул көнне көтәм.
…Их, җәй кайтып булса иде…
Гаделең.
24.III.45
Гадел Кутуйның хатыны Галимәгә язган хатыннан.