Ак диңгездән алып Кара диңгезгә кадәр сузылган фронтларда туган илебезнең һәрбер карыш туфрагын җаннан кадерле күреп, күкрәк киереп саклаучы, һәм һөҗүмгә күчкән гвардия полкларының алгы сафларында баручы татар егетләре!

Данлыклы Кызыл Армиябезгә XXV яшь тулган көнне халык сезгә үзенең ялкынлы сәламен җибәрә.

Татар халкының курку белмәс, артка чигенмәс намуслы уллары һәм кызлары!… Болытлар өстендә булсын, диңгездә булсын, тауда булсын, кырда булсын ерткычларга үлем китерүче асыл егетләр! Сезнең нурлы йөзләрегезне йөрәкләренең якты түрендә кайнар мәхәббәт белән саклаучы сөекле ярларыгыз, исемнәрегезне телдә тәсбих итеп йөртүче күрше-колан, кардәш-ыруларыгыз – күкләрдәге йолдызлар санынча, дәрьялардагы сулар санынча күптән-күп сагынычлы сәламнәрен җибәрәләр…

Яшәсен һәрбер карыш туфрагы, һәрбер үләне, суларының һәрбер тамчысы изге булган ирекле Ватаныбыз!

 

1943 ел.

 

Фото ТР Милли музее архивыннан.