Шәриф Камал музей-фатирында язучының гаиләсе хакында сөйләүче экспонатлар шактый.
Язучының томыш иптәше, гаилә учагын саклап торучы Хәят ханым (ул рәсемдә уртада) бик кунакчыл, ихтибарлы, ягымлы ханым була.
Гаиләдә бер кыз – Зәйнәп һәм бер малай Йосыф үсәләр.
Шәриф Камалның улы Йосыф 1943 елда Бөек Ватан сугышында вафат була.
Зәйнәп Шәрифовнаның тормышы музей эшчәнлеге белән тыгыз бәйле. Фотода ул Милли музейның әдәбият бүлеге хезмәткәре булып эшләгәндә сүрәтләнгән.
Зәйнәп Шәриф кызы Байгильдеева Казан химия-техналогия институтын тәмамлый. 1948 елдан 1967 елга кадәр Татарстан милли музее филиалы булган Шәриф Камал музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли. Зәйнәп Шәрифовна әтисенең мирасын өйрәнүдә, халыкка җиткерүдә, Шәриф Камал музеен саклап калуда зур хезмәт куя.