#музейонлайн сәхифәсе кысаларында Шәриф Камалның балалары белән таныштыруны дәвам итәбез.

 

Бүген Шәриф Камалның кызы – Зәйнәп Байгилдеева турында сөйләшербез.

 

Зәйнәп Шәриф кызы Байгилдеева Казан химия-техналогия институтын тәмамлый.

1948 елдан 1967 елга кадәр Татарстан милли музее филиалы булган Шәриф Камал музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли.

Зәйнәп Шәрифовна әтисенең мирасын өйрәнүдә, халыкка җиткерүдә, Шәриф Камал музеен саклап калуда зур хезмәт куя.