#музейонлайн

Тукай премиясенә номинантлар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Зөфәр Зәйни улы Рәмиев – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре. Әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы (2002), профессор, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2010). Фәндә алып бара торган төп юнәлеше – XX гасыр башы татар классик әдәбияты тарихы һәм текстологиясе.

Зөфәр Рәмиев, Тукай шәхесен һәм иҗатын өйрәнгән әдәбиятчы һәм галимнәр – Фатих Әмирхан, Җамал Вәлиди, Якуб Агишев, Ибраһим Нуруллин, Гали Халит, Резеда Ганиева, Рәшат Гайнанов, Флорид Әгъзамов белән беррәттән, тукаеведение фәнендә һәм шагыйребезнең мирасын халыкка кайтарып бирүдә лаеклы хезмәт куя. Иң беренче нәүбәттә ул, текстолог буларак, бөек татар шагыйренең берничә күптомлыгын әзерләүдә катнаша.

Галимнең гаять зур һәм турыдан-туры хезмәте кергән иң саллы басма – Тукайның академик алты томлыгы – 2011 елда нәшер ителә башлый. Аның Тукайны өйрәнү фәненә керткән тагын бер олы хезмәте – узган гасырның 90нчы еллар урталарында Тукай энциклопедиясе әзерләнә башлады. Бу эшнең башында төп җаваплы кеше булып Зөфәр Рәмиев торды. Татарның мәшһүр шәхесенә багышланган иң беренче персональ энциклопедия 2016 елда дөнья күрде. «Вафатына ике атна вакыт калганда Габдулла: «Килер бер заман, һәр язучының үзен, сүзен, тормышын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле», – дип әйтә. Минемчә, аның бу ышаныч-васыятен үтәүдә иң мөһиме – бөтен әсәрләрен, язма мирасын бастырып чыгару. Тормышының һәр сәгатен җентекләп өйрәнү, иҗатын тулаем анализлау».

 

#татаркитабыйорты

#музейонлайн

#онлайнмузей