Коръән – төрки-мөселман дөньясының иң изге китабы. Асылда, безнең мәдәнияттә «китап» төшенчәсе, иң беренче чиратта, Коръән белән бәйләп күзаллана.

Татар китабы йортындагы «Иң мәшһүр китаплар» экспозициясендә Коръәнгә аерым урын бирелгән.

Бездә шулай ук Коръән китабын һәм башка борынгы китапларны зыян килүдән саклый торган тышлыклар, китап савытлары, футлярлар да бар. Алар зиннәтле ташлар куеп, сырлап бизәлгән.

Рәсемнәрдә тәкъдим ителгән футлярлар – ТР Милли музее фондларында кадерләп саклана торган экспонатлар.

 

#татаркитабыйорты

#домтатарскойкниги

#миллимузей

#нацмузей