1нче ноябрь көнне «Хәлбуки»нең чираттагы лекторие булып узды.

Инженер, төрле биналарның проектларын булдыручы, татар телле һөнәри интернет-проектларны алып баручы Артур Галимҗановның чыгышы Татар китабы йортының тарихы һәм реконструкция барышына багышланган иде.

Лекторий кунаклары реконструкциягә кадәр һәм аның барышында төшерелгән фотолар, төрле сызымнар, модельләрне күрү һәм әлеге катлаулы эшнең кайбер нечкәлекләренә төшенү бәхетенә ия булдылар.

Һәр җомга, кичке сәгать биштә сезне «Хәлбуки» лекторийларында көтеп калабыз! Безнең белән кичләрегез күңелле һәм файдалы да узар!