9нчы сентябрь көнне Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирының (Татар китабы йорты) өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Рәшит кызы Җиһангирова Халыкара музейлар киңәшмәсенең (ICOM) фәнни конференциясендә чыгыш ясады.

 

Халыкара музейлар киңәшмәсенең (ICOM) Коллекцияләрне формалаштыру мәсьәләләре буенча халыкара комитеты (СОМCOL) ел саен фәнни-гамәли конференөия уздыра. Быел әлеге конференциядә без дә катнаштык.

Конференция дәвамында берничә мәсьәлә каралды:

1) Коллекцияләр җыю, туплау һәм саклау буенча нинди эшләр башкарыла?

2) Тупланган коллекцияләрне киләчәк буыннарга җиткерү ни рәвешле башкарыла?

3) Музейлар һәм ширкәтләр арасында хезмәттәшлек булдыру алымнары.

 

Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры музееның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Рәшит кызы «Халыкның үзенчәлекле мәдәниятен саклау формасы буларак, татар язучысы Шәриф Камалның музейдагы тупланмасы» дигән темага чыгыш ясады. Шәриф Камал коллекциясен туплау, өйрәнү һәм аңлатып бирү тарихының кайбер аспектларын ачты.