Казанга стажировка узарга килгән бер төркем Кырым яшьләре бүген Татар китабы йортында кунакта булды. Алар Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән танышты, экспозицияләрне, китапханәдәге фондларны карады.

Бинаның тарихи интерьерларында фотога төшеп, үзара аралашканнан соң, беренче каттагы Коворкинг залында каллиграфия сәнгате буенча мастер-класста катнашты. Мастер-классны Татарстан Республикасы Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина уздырды.

Кырым кунаклары исемнәрен гарәп графикасында язарга өйрәнде, ул язуларны үзләре белән алып та кайтып киттеләр. Бер сәгатькә сузылган очрашу ирекле аралашу, фикер алышу һәм каллиграфия “әлифбасын” үзләштерү форматында барды.

Татар китабы йортына килергә теләсәгез, Инстаграмда директка яза аласыз.

Шалтыратып, шәхси һәм төркем белән уздырыла торган экскурсияләргә язылырга да мөмкин.

Безнең телефон: 8 (843) 5 – 90 – 67

Килегез!

Ишекләребез һәркем өчен дә ачык!

 

Любовь Петухова фотолары.